Скачать все книги автора Рузил Фазлыев
Аллаһны зикер итүнең бихисап фазыйләтләре бар. Шуларның берсен карап үтик.…Аллаһны зикер итеп йөргән кеше бу дөньяда да, Ахирәттә дә олы әҗер-савапларга ирешәчәк.Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам:«Һәр намаздан соң 33 тапкыр „Сүбеханәллаһ“, 33 тапкыр „Әлхәмдүлилләһ“, 33 тапкыр „Аллаһу әкбәр“ дип, 100нче тапкырында „Ләә иләәһә илләллаһ, вәхдәһу ләә шәрикәләһ, ләһүл-мүлкү, вә ләһүл хәмдү, вә һүә галәә күлли шәй иң кадир“ дип әйткән кешенең гөнаһлары диңгез күбеге кадәр булса да ярлыканыр».
Бу китап алдагы ике китапның дәвамы. Егерменче елда язылган шигырләр тупланган. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Бизәү, матурлау кулланылмаган, иң гади форматта эшләнгән. Бу электрон китапны үзләштерүгә ясалган беренче адымнар. Иң беренче максат, булган бар шигырләрне барлап, саклап калу максатында ясарга тырышу булып кала. Караучылар, укучылар фикерен ишетүгә бик шат булыр идем.
Бу китап алдагы китапларның дәвамы. Шигырләрнең күпчелеге вәгазь стилендә язылган. Электрон китап үзләштерүгә ясалган беренче адымнар.Иң беренче электрон китап булып кала.КИТАПЛАР, КИТАПЛАР…ЯЗМЫШТА ХИСАПЛАР.УЗГАННАР, ЯЗГАННАР…КЫЛЫНМЫЙ КАЛГАННАР…Үткән гомер аккан сулар кебек, агаларда көннәр агалар…Китапларга сыеп бетә алмас, ул вакытта үткән аралар…Уй фикерләр ага алмый инде, бары тамалар…Әйтелмичә, ишетелмичәдә калалар…
Гадилек байлыкМин авылның гади бер малае,Гади булыр, язган фикерләр.Вакыт кына ашыктырып әллә,Картаелып бераз кителгән…Биргәннәре әйтеп бетергесез,Язмыш итеп, куеп язылып.Бай икәнмен диеп шөкер итәм,Күңел төпләрендә казынып.Гадилектә тормыш рәхәте,Сырлы әйбер, тырный куңелне.Кеше сине ишетәдә кебек,Ипләп әйтә алсаң сүзеңне.
Шигырь телендә язылган истәлекләр, фикерләр, кичерешләр… Бүгенге көнгә кадәр язылганнарны булдыра алганча электрон вариантка күчерелеп бетерелде иншааллаh… Укучылар өчендә уңайлы булыр дип уйлыйм. Тормыш туктаусыз үзгәрә, яңара, без уйламаган, хыялланада алмаган мөмкинлекләр ачыла… Шигырь белән бергә бер калып, уйланырга таныш фикерләрне танырга була. Үзең өчен еракта калган хәтирәләр кабатланып алган кебек.
Шигъри хисләр Шигырь туа сөелгәндә Сөюләргә үрелгәндә. Кайвакыттта бер тонык ут, Йолдыз булып күренгәндә. Хисләр сиңа буйсынмыйча, Этәргәндә җүләрлеккә.«Биреләсең» һәм күнәсең, Ышанмыйча, түзәрлеккә. Кайвакытта «балыкчыдай»…Алтын балык тотмак булып. Төштә кебек өнеңдә дә, Алтын килеш «йотмак» булып. Матурлардан, матурлары, Шигырь юлы – чәчәк таҗы. Табынуга… ялынуга, Әйләнгәндәй сүзләр назы.