Сагынулар авыр була икән,
Онытулар мөмкин булмаса.
Күңелләрдә калып бер моң булып,
Кабатланып, hаман җырласа.
Еракларда, ләкин якын кебек,
Үтә алмаслык кына аралар.
Калмагандыр артык тирән булып,
Күптән төзәлгәндер яралар.
Язмышларның бизәкләре булып,
Шуңа кабат, тели күңелләр.
Шатланулы офтанулар алар,
Сагынулар кайгы түгелләр.
Сагынулар килә җитәкләшеп,
Моңнар белән күңел тулганда.
Гомернең ул, бәхет урыннары,
Сагынырлыклары булганда.
Сагынма дим, үзем сагынсамда,
Кай якларга күңел тартсада.
Күңел, үтеп адашулар аша,
Узар юлын күптән тапсада.
Иртәләрен карыйм урамнарга,
Тәрәз карышында, юкәләр.
Еллар саен биегерәк булып,
Үсәләрдә алар, үсәләр.
Бөреләнеп юкә чәчәкләре,
Җәйләр уртасында ачыла.
Юкә чәчәкләре шифа бирә,
Җыяр өчен күпләр, ашыга.
Өзмәдем мин юкә чәчәкләрен,
Хозурланып, бары карадым.
Юкәләрне көндә күрә алу,
Шифалырак диеп санадым.
Юкә агачы, чәчәк ата быел,
Биегерәк булып йортлардан.