Мәңгелек аулак өй

Дөньяга котып күченеп килгән кебек зәмһәрир салкын кыш иде ул елны.

Кышның кыл уртасы, ничек тә булса язга килеп җитәргә дә дип интегеп яшәгән авылны салкыны гына түгел, ачы җиле дә талады.

Шул кышның бер иртәсендә Мәйсәрә иң бәхетле булып уянды. Гомер буе хыялланып, зарыгып-ашкынып көткән хыялы тормышка аша бит аның!

Бу көнне үзен кыз бала дип хис итә башлаганнан бирле көтте Мәйсәрә. Кыз бала беренче курчагын, беренче күлмәген ничек зарыгып көтсә, шулай көтте. Аларын әле ул балалыгы белән белеп тә бетерми. Әмма менә бу көнне Мәйсәрә ничек көткәнен белә!

Бүген ул гомерендә беренче тапкыр аулак өй хуҗасы!

Бүген аларда аулак өй!

Бүген ул кунаклар җыя!

Башка кызларның аулак өй үткәреп, кунаклар җыюына кызыгып үткән көннәре өчен, ниһаять, ниндидер әҗере бар дигән сүз. Көнләшсеннәр дошманнары, кызыксыннар дуслары – бүген аулак өйне Мәйсәрә уздыра!

Әниләренә дә үпкәсе зур Мәйсәрәнең. Инде аның иптәш кызлары арасында аулак өй уздырмый калганнары калмады. Икешәр тапкыр уздырып чыктылар инде. Дуслары кызганып, дошманнары төрткәләп, инде ничә тапкыр шул хакта сүз кузгаттылар.

“Син генә калдың”, – дип хәтта егетләргә кадәр әйтә башлады! Ул гына калган иде шул!

Аулак өйне уздырырга рөхсәт бирмәсләрме дип Мәйсәрә башта үзе көтте. Ни дисәң дә, әнисе дә кыз булган бит инде, белергә тиеш кебек иде үзе… Ләм-мим. Аннары Мәйсәрә читләтеп сорый башлады. “Әни, Гөлсемнәрдә аулак өй икән, аны үзеңдә уздыруы әйбәттер инде ул?” – “Ә-ә, шулаймы”, – диюдән узмады әнисе.

Аннары ачыктан-ачык сорады ул әнисеннән. “И, кызым, кешенең мөмкинлеге бардыр”, – диде әнисе шунда. Монысына үпкәләде ул. Әйтерсең лә, аулак өйне байлар гына уздыра!

Аннары ул әнисеннән аяк терәп, таләп итеп сорады. Аңламады аны әнисе. Ачуланды, сүгеп ташлады. “Эт чаба дип бет чаба, син кеше белән ярышмакчы буласыңмы”, – дип орышты.

Мәйсәрә дә дәшми кала торганнардан түгел: “Бер мине генә калдырып, бәхетсез итмәкче буласыз”, – дип өзеп әйтте. Бер дә онытасы юк Мәйсәрәнең – әнисе иске капчык белән сугып кыйнады аны шунда. “Бәхетен аулак өйдә эзләп йөргән кызның мәңге бәхет күрәсе юк”, – дип орышты. Шул хәлдән соң гарьлегеннән суга төшеп үлимме икән дип йөрде әле ул. Исенә төшкән саен шул вакыттагы халәтенә кабат әйләнеп кайтып, җаннары актарыла…

Һич аңламады шул әнисе. Аннары Мәйсәрә шундый нәтиҗәгә килде – үзе кыз булса да, яшьли димләп әтисенә бирелгәч, ярату, күз төшү, мәхәббәт дигән әйберләрне бөтенләй аңламый икән бит ул.

Ә бит Мәйсәрәнең эчендә җаны бар, ул инде бик күптән Мансурны ярата. “Өрлек кебек егет” дип мактыйлар авылда егетләрне. Әмма андыйлар ошамый Мәйсәрәгә. Шулай да шундый-шундый якын Мансур аңа! Җор теллелеге генә ни тора! Аның һәр адымы, һәр хәрәкәте, елмаюы, тавышы – барысы да нәкъ менә аның өчен дип яралган бу дөньяда. Аны беркемгә, беркемгә дә бирергә теләми Мәйсәрә. Егет башканы алса, аның бу дөньяда яшәвенең дә кызыгы калмаячак. Мәйсәрә аны башка хатын-кыз белән урамнан узуын да күз алдына китереп карады – алай булса… юк, ул түзмәс, Мунчала буасына йөгерер, теге вакытта эшли алмый калганны эшләр. Юк-юк, алай булмас! Мансур да аңа битараф түгел бугай…

Әмма ни генә әйтсәң дә, ир заты бит ул! Мәйсәрәнең хисләре турында белми дә йөрүе бар. Әнә Зәйнәп кебек кызлар егетләрнең муеннарына асылынырга торалар. Аулак өйдә берәр чаярак кыз куенына бер кереп чыкса Мансурың, “бу кыз мине ошата бугай” дигәнне дә онытыр. Тот аннары койрыгын!

Мансур белән аңлашса, тагын бер әйбер бар… Әтисенең кулыннан эш килә, шуңа да, бай булмасалар да, алар җитеш тормышлы. Мансур – ярлы. Авылның ярлылары рәтендә йөри алар. Әмма ул ялкау егет түгел бугай, әтисе каршы килмәс дип бик-бик өметләнә Мәйсәрә. Ярлылык гаеп эш түгел бит инде ул, дип күңелен юата да, аннары тагын әллә нинди уйлар керә…

Мәйсәрәне Хәйдәр ошата бугай. Кыз гына аны өнәми, шуңа аның игътибарын бәйләнү итеп кабул итә. Әллә ошата, әллә юк – белмәссең. Хәйдәр, шахтада эшләгәч, гармун алып кайтты, шуның белән масая, һәр кыз белән шаярта, кыланчыклыгы бар. Дөрес, гармунчы егетнең үз артыннан йөрүе ошый да кызга, башка кызларның көнләшүле күзләрен күргәч, горурланып та куя, әмма Хәйдәрнең төртмә теле белән кимсеткәләве җанны телә. Шуңа да, кайсын сайлыйсың дип сорасалар, ул һич икеләнми Мансурны сайлар иде.

Следующая страница